Әгерҗедә яңа билгеләнү

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

Рания Ямеева «Форпост» үзәге җитәкчесе итеп билгеләнде


2023 елның 28 августыннан “Әгерҗе муниципаль районының “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге” муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе итеп Ямеев Рания Рафилевна билгеләнде.

Рания Рафилевна Ямеева 1982 елның 09 мартында Әгерҗе районының Кудаш авылында туа. Югары белеме бар.

Озак еллар Әгерҗе районы мәгариф идарәсе хезмәткәре булды. 

Югары шәхси һәм һөнәри сыйфатлар, җаваплылык, принципиальлек, намуслылык, гаделлек, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт аңа лаеклы авторитет һәм хөрмәт казанды.

Элегрәк вазыйфасын биләгән Иманова Любовь Сергеевна “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Башкарма комитетына оештыру бүлеге җитәкчесе итеп күчерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International