Бүген Әгерҗедә Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен билгеләп үтәчәкләр

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

Бәйрәмне бергә билгелибез!

Бүген Татарстан Республикасы көнендә - Әгерҗе шәһәре шулай ук үзенең 85 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шуңа бәйле рәвештә "Орешник" парк зонасында зур бәйрәм узачак.

Паркка керү юлында бәйрәмдә катнашучыларны Әгерҗе районы Тарих һәм мәдәни мирас музее каршы алачак. Музей хезмәткәрләре «Агрыз в прошлом» һәм «История в лицах» фотокүргәзмәләрен әзерлиләр. "Хыял" халык театры артистлары шәһәрнең тарихи үткәне белән бәйле театральләштерелгән куелышны тәкъдим итәчәк.

Бәйрәм көнендә тагын нинди истәлекле мизгелләр һәм чаралар көтелә -  дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара ДЖАМЕТОВА:

- Бәйрәмнең тантаналы өлеше 16 сәгатьтә "Орешник" та башлана.  Моңа кадәр «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән мәйданчыкны ачу, Ленин паркын ачу, православие мәктәбе төзелешенә беренче таш салу кебек чаралар узачак. Аларда мәртәбәле кунаклар катнашуы көтелә. Алар шулай ук Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалының өлешчә капиталь ремонты, баш корпусы һәм тулай торагы булган үзәк район хастаханәсендә дә булачаклар.

Стадионда өлкәннәр футбол командалары арасында иптәшләрчә уеннар узачак. Ә манежда балалар футбол командалары ярышачак.

Паркта бәйрәм тантанасы котлаулар, бүләкләү, шәһәр һәм район иҗат коллективлары, сәхнә осталары чыгышлары белән үрелеп барачак. Алар арасында - «Көмеш телле гармун» халык ансамбле, «Хыял», «Росинки», «ВиДенс» хореографик коллективлары, «ПроРок» рок-төркеме һәм башкалар. Шулай ук Алексей Казанкин, Вероники Григорьева һәм Глеб Ислентьев, Руслан Кираметдиновның чыгышлары көтелә. Һәр чыгыш республика, район, шәһәргә мәхәббәт белән сугарылган. Ахырда дискотека булачак.

"Орешник" ял паркында гаилә ялы өчен барлык шартлар да бар. Шуңа күрә Әгерҗедә яшәүчеләрне, район кунакларын бәйрәм чараларына гаиләләре белән бергә көтәбез.

0+


Белешмә:
1938 елның 28 августында Әгерҗе эшчеләр бистәсе РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән Әгерҗе шәһәренә үзгәртелә. Быел Әгерҗе шәһәренә 85 яшь тула.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International