Ачылу тантанасында Гагарин урамындагы 12, 14 нче йортларда яшәүчеләр җыелды
Татарстан Республикасы көне һәм Әгерҗе шәһәренең 85 еллыгы Гагарин урамындагы 12, 14 нче йортларда яшәүчеләр өчен аеруча шатлык китерде. Биредә “Безнең ишегалды” программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалды территориясен ачу тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалды территориясендә юл салынган, тротуарлар ремонтланган, яктырту эшләре башкарылган, яңа эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырылган, балалар мәйданчыклары җиһазландырылган.
- Ишегалдындагы матур үзгәрешләргә сөенеп туя алмыйбыз. Без монда бер зур гаилә булып яшибез. Без еш кына бергә җыелабыз, яңалыклар белән уртаклашабыз, бер-беребезгә яхшы киңәшләр биреп ярдәм итәбез. Хәзер тагын да ешрак җыенабыз. Ял итү өчен эскәмияләр бар. Балалар өчен махсус мәйданчык каралган. Безнең өчен тудырылган уңайлыклар һәм уңайлыклар өчен бу йортларда яшәүчеләр исеменнән ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, - дип билгеләп үтте йорт буенча өлкән хатын, муниципаль хезмәт ветераны Нәзирә Гарифуллина.
Флаглы балаларның елмаюлы йөзләре, шаян музыка - болар барысы да бәйрәм кәефен тудырды.
Бәйрәм тантанасы яхшы акция - агач утырту белән тәмамланды.
Бу игелекне күп гаиләләр хуплады.