Җиңүче дип «Локомотив» командасы аталган
Әгерҗе шәһәрендә мини-футбол буенча уеннар сериясе тәмамланды. Бу хакта районның спорт мәктәбе хәбәр итә.
Уеннарда катнашуга барлыгы алты команда: "ТЧ-15", "ДС-Станция", "Спутник", "Локомотив", "Кучуково" һәм "Спарта" кушылды.
Кичә - Шәһәр көнендә узган финал уеннары нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче дип "Локомотив" командасы аталган.
2 урында - ТЧ-15, 3 нче урында - ДС-Станция.
"Бу онытылмаслык, мавыктыргыч, искиткеч матур булды: Әгерҗе районы һәм команда өчен горурлык, уңай хисләр диңгезе!" - дип билгелиләр оештыручылар.