Бу биш Әгерҗе егете өчен мөһим вакыйга.
Чараның тантаналы өлешендә Әгерҗедә Шәһәр көне һәм Республика көне уңаеннан Әгерҗе районы яшь халкына беренче мөһим документны тапшыру тантанасы булды.
Мәртәбәле кунаклар кулыннан беренче паспортларны Гадршина Алина, Зимина Виктория, Хаметов Динар, Шәйхетдинов Рүзәл, Дәүләтшина Эвелина алды.
- Сез илебезнең лаеклы кешеләре булып үсәрсез һәм киләчәктә шәһәребезне, Татарстан Республикасын, бөтен илебезне данларсыз һәм без сезнең белән горурланырбыз дип ышанабыз, - дип билгеләп үттеләр бәйрәмне алып баручылар, яшь гражданнарга мөрәҗәгать итеп.