Әгерҗе көллияте тулай торагы бинасында ремонт дәвам итәчәк

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Әгерҗе халкына бинаның тышкы кыяфәте ничек үзгәрүен күрсәттеләр.


Әгерҗедә көллият тулай торагының тышкы күренеше үзгәрүен күрсәттеләр. Бина 1970 елда төзелгән һәм бер тапкыр да ремонт ясалмаган.

2020 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе белән көллиятнең филиалы төп эш бирүчеләрнең кадрлар ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен төзелә торган ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасына кертелде. Ул вакытта көнкүреш корпусы бинасы капиталь ремонтланган, анда керү төркеме, холл, чишенү бүлмәсе, спорт залы, актлар залы, ашханә һәм ярдәмче бүлмәләр урнашкан. 

Быел тулай торакның тышкы күренеше тулысынча яңартылды һәм 5 нче катта ремонт үткәрелде. Эшләр дәвам итәчәк, дип билгеләп үтә район хакимияте матбугат хезмәте.

"Инде түбә ремонтланган, пластик тәрәзәләр куелган, фасад эшләре үткәрелгән һ.б. Сүз уңаеннан, фасадтагы төсле гамма Россия тимер юлларының корпоратив колерын исәпкә алып сайланган (кызыл - ак - соры - кара)", - диелә хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International