Әгерҗедә яңарган ишегалдын ачу тантанасы булды

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Гагарин урамы, 12,14нче йортларда яшәүчеләрне җыйды

 Татарстан Республикасы көне һәм Әгерҗе шәһәренең 85 еллыгы бәйрәме шәһәрнең Гагарин урамы,12,14нче йортларда яшәүчеләр өчен аеруча шатлыклы: биредә “Безнең ишегалды” программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалды территориясен ачу тантанасы булды. 
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ишегалды территориясенә юл салынган, тротуарлар ремонтланган, яктырту эшләре башкарылган, яңа эскәмияләр, чүп савытлары, балалар мәйданчыклары куелган. 


– Ишегалдыбыздагы матур үзгәрешләргә сөенеп туялмыйбыз. Без биредә зур бер гаилә булып яшибез. Еш кына җыелышып яңалыклар белән уртаклашабыз,киңәшләшәбез. Хәзер тагын да ешрак җыелырбыз. Рәхәтләнеп ял итәр өчен эскәмияләр дә бар. Балаларга уйнар өчен – махсус мәйданчык. Шуның өчен бу йортларда яшәүчеләр исеменнән ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде йортларның өлкән вәкиле, муниципаль хезмәт ветераны Нәзирә Гарифуллина. 

Флаглар тоткан балаларның көләч йөзләре, күңелле музыка – болар барысы да бәйрәм кәефе тудырды. Бәйрәм тантанасы игелекле гамәл – агач утырту белән тәмамланды. Аңа гаиләләр белән кушылучылар булу – аеруча күңелле күренеш. Инде булганны күз карасы кебек сакларга гына кирәк. Бу сүзләр биредә яшәүчеләргә генә түгел, һәркайсыбызга кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International