Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2023 елның 18 гыйнварында эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрә

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатыннан, 2023 елның 14 сентябрендә 14.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен алдан язылу буенча республика территориясендәге Идарәдә һәм идарәнең 12 территориаль бүлегендә "Бердәм ачык ишекләр көне" оештыра.

Идарәнең Алабуга, Әгерҗе, Менделев районнарында (Алабуга шәһәре, Зур Покровская урамы, 2 йорт һәм Әгерҗе шәһәре, Г.Тукай урамы, 2 йорт) территориаль бүлегендә консультация өчен алдан язылу 7-53-33 телефоны номеры буенча (2023 елның 11 сентябреннән 13сентябренә кадәр, 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр тәнәфестә) башкарыла, шул ук вакытта әлеге сорауны да бирергә кирәк.

«Ачык ишекләрнең бердәм көннәре» максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан качуның иң яхшы ысулы!

Без Сезне "Ачык ишекләрнең бердәм көне"ндә алдан язылу буенча консультацияләрдә көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International