Смотр-конкурста җиңүчеләргә барлыгы 100 автомобиль тапшырылды
Яңа автомобильләр Республика көненә багышланган муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә тапшырылды.
Иске Чәке һәм Салагыш авыл җирлекләре башлыклары Павел Королев һәм Мансур Мөхәммәдиев Татарстан Республикасы Рәис кулыннан яңа автомобильләр ачкычларын алдылар.
Смотр-конкурста җиңүчеләргә барлыгы 100 автомобиль тапшырылды, алар арасында 97 Lada Niva Travel һәм 3 Sollers Atlant автобусы.