Эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр көне" узачак

2023 елның 1 сентябре, җомга

Консультация өчен алдан язылу алып барыла


Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2023 елның 18 гыйнварында эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрә.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында, 2023 елның 14 сентябрендә 14.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен Идарәдә һәм республика территориясендәге идарәнең 12 территориаль бүлегендә алдан язылу буенча “Ачык ишекләрнең бердәм көне” оештыра.

Идарәнең Алабуга, Әгерҗе, Менделев районнарында (Алабуга шәһәре, Олы Покровская урамы, 2 йорт һәм Әгерҗе шәһәре, Г.Тукай урамы, 2 йорт) территориаль бүлегендә консультация өчен алдан язылу 7-53-33 телефоны номеры буенча (2023 елның 11 сентябреннән 13 сентябренә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр тәнәфестә) башкарыла, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да күрсәтергә кирәк.

«Ачык ишекләрнең бердәм көннәре» максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан качуның иң яхшы ысулы!
Без Сезне "Ачык ишекләрнең бердәм көне"ндә алдан язылу буенча консультацияләрдә көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International