Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы халыкка мөрәҗәгать итте

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору эше начар куелган


Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында чыгыш ясаучылар төп игътибарны халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән чараларга юнәлтте.

 -  1 сентябрь - Белем көне, 10 сентябрь - Россиядә бердәм тавыш бирү көне. Бу көннәрдә хокук саклау органнары тарафыннан җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча барлык чаралар күрелә. Төп шарт - җаваплы затларга оештыру нечкәлекләре турында вакытында хәбәр итү, - дип ассызыклады үзенең чыгышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге җитәкчесе Тимур Хуҗиәхмәтов. 

Тимур Рәсим улы авыл җирлекләре башлыкларына авылда төрле эшләргә җәлеп ителүче затларга шикле очракларда кичекмәстән полициягә хәбәр итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

- Авыл турында сөйләгәндә, тагын бер нюанска игътибар итәсе килә: мәчетләрдә намазлар рәсми рәвештә билгеләнгән имам җитәкчелегендә генә башкарылырга тиеш. Моны да контрольгә алыгыз, - дип ассызыклады ул.

Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Эрнест Ганиевның чыгышы моңа өстәмә булды:


- Безнең җирлектә 68 йорт бар, анда беркем дә яшәми, 72 йорт дача итеп файдаланыла. Без аларны даими тикшерәбез. Гражданнар җыелышлары, массакүләм чаралар уздырганда экстремизм һәм террорчылык темасына аңлату эшләре алып барабыз. Бу эш мәктәптә дә планлы рәвештә алып барыла. Бүгенге көндә безнең җирлекнең 5 кешесе СВО зонасында хезмәт итә. Аларның гаиләләре белән даими элемтәдә торабыз, бу эшкә депутатларны да җәлеп итәбез.

Террорчылыкка каршы комиссия секретаре Сергей Мурзин билгеләп үткәнчә, авыл җирлекләрендә, бигрәк тә клубларда һәм китапханәләрдә, экстремизмга һәм терроризмга каршы тору эше начар куелган.   

- Хәтер акцияләрендә актив катнашырга кирәк. 3 сентябрьдә Бесландагы вакыйгаларга бәйле рәвештә Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтелә. Сентябрь дәвамында "Экстремизмга - юк!" айлыгы уза. Әлеге акция барышында актив рәвештә чаралар уздыру мөһим, - дип йомгаклады ул.
**

Гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә, шалтыратыгыз: 
01 - янгын саклау
02 - полиция
03 - ашыгыч ярдәм
112 - Бердәм коткару хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International