1нче гимназиядә юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына класс сәгате узды

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Чара "Игътибар, балалар" ОПМ кысаларында узды


1 нче гимназиядә 6 нчы сыйныф укучылары өчен Белем көнендә класс сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгатенең төп темасы: юл хәрәкәте кагыйдәләре. Чара "Игътибар, балалар" ОПМ кысаларында узды.

Сыйныф сәгате барышында район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Ольга Мәҗитова укучыларны уку елы башлану белән котлады, шулай ук балалар белән әңгәмәләр үткәрде, анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементларны йөртү турында искәртте. Ахырда балалар СИМ куллану кагыйдәләрен кабатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International