Янгын сүндерүчеләр килүгә өй һәм мунча янып тора.
Чапаев урамы буйлап Әгерҗедә торак йорт янган. Җомга көнне 14.10 сәгатьтә янгын сүндерү бүлегенә Әгерҗедәге Чапаев урамындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә янгын турында хәбәр алынды.
Янгын сүндерүчеләр килүгә өй һәм мунча янып тора. Янгын оператив рәвештә бетерелде, ут күрше корылмаларга күчәргә ирек бирмәделәр.
Янгынның беренчел сәбәбе тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү.
Фото: https://vk.com/tipichni_agryz?z=photo-34332952_457345228%2Fwall-34332952_347249