Әгерҗедә беренче көзге ярминкә узачак

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Сәүдә ике мәйданчыкта алып барылачак


Якынча 16 сентябрьдә Әгерҗедә беренче көзге ярминкә узачак. Сәүдә ике мәйданчыкта - район мәдәният йорты һәм район хакимияте бинасы каршында алып барылачак, дип планлаштырыла.  

Оештыручылар сүзләренчә, сатуда ит, сөт һәм сөт продуктлары, бал, яңа тотылган балык һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең башка төрләре сатылачак.

Элегрәк билгеле булганча, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Чаллының ярминкә мәйданчыкларына 7 районны беркеткән, алар расланган график буенча чыгачак: Тукай, Сарман, Мөслим, Менделеевск, Әгерҗе, Актаныш һәм Минзәлә.

Якындагы ялларда ук Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. 9 сентябрьдән алар шимбә көннәрендә 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр ипподром территориясендә, Г.Тукай яр буе урамындагы «Строитель» стадионы каршындагы мәйданчыкта, шулай ук шимбә һәм якшәмбе көннәрендә «Южный» агропаркында эшли башлаячак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә икътисади үсеш һәм эшмәкәрлекне яклау идарәсенең кулланучылар базары бүлеге башлыгы Раиса Солтанова хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International