Татарстанда корылыктан килгән зыян 155 млн сумга бәяләнде

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда бөртекле культураларның уңышы кимеде


Татарстанда салкыннар һәм корылыктан килгән зыянны 155 млн сум дип бәяләделәр. Чын саннар турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белдерде.

Билгеләп үтелгәнчә, гадәттән тыш хәл режимы кертелү сәбәпле, хуҗалыклар иминият компанияләренә үз зыяннарын белдерергә мөмкин булган. Министр сүзләренчә, 126 иминият килешүе төзелгән. 567 мең га мәйданда уҗым һәм сабан культуралары иминләштерелгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда бөртекле культураларның уңышы уңайсыз һава шартлары аркасында 30%ка кимегән. Быел уртача уңыш 25,8 ц/га тәшкил итте, шул ук вакытта 2022 елда бу күрсәткеч 36,9 ц/га дәрәҗәсендә иде.

Ул арада урып-җыю Әгерҗе районында да тәмамланды. Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә.

26978 гектар мәйданнан 47 мең тонна ашлык җыелган. Уртача уңыш гектардан 17,3 центнер чамасы тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International