Әгерҗе урманчылыгы буенча 7 патрульлек маршруты расланды
“Татарстан Республикасы УГМС” федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2023 елның 8 сентябреннән 14 сентябренә кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы саклана.
Урман законнарын бозу очракларының һәм урман фонды тирәсендә янгын чыккан очракларның барысы турында да 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95, 8 (85551) 2-28-42 телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин.