Контрактчыларга нинди ташламалар һәм социаль гарантияләр каралган?
Татарстанда, шул исәптән Әгерҗе районында да контракт буенча хәрби хезмәткә җыю дәвам итә. Инде 30 якташыбыз контракт буенча хәрби хезмәткә китү теләген белдерде.
Җыелма ничек тормышка ашырыла? Кандидатларга нинди таләпләр куела? Районның хәрби комиссары Илгиз ГАЛЕЕВ таныштырды.
- Кандидатларга төп таләпләр: белем бирү 9 класстан да ким булмаган, сәламәтлек торышы. Сүз уңаеннан, контракт буенча хезмәткә элегрәк сәламәтлеге торышы буенча хәрби хезмәт узмаган кешеләр кандидатуралары да карала. Моның өчен, барыннан да элек, медицина комиссиясен үтәргә, ягъни яңадан тикшерү узарга, һәм хәрби хезмәткә яраклылык категориясен алырга кирәк. Призывниклар ашыгыч хезмәтне контракт буенча хезмәткә алмаштырырга мөмкин. Шулай ук хөкем ителүче гражданнар кандидатуралары да каралырга мөмкин. Әмма бу очракта үз нечкәлекләре бар. Шуңа күрә һәр очрак индивидуаль рәвештә карала, һәм бу эш Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты белән килештереп башкарыла.
- Контракт, гражданның теләген исәпкә алып, 1, 3, 5 елга төзелергә мөмкин. Контрактны имзалаган очракта әлеге сроктан кимрәк Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү 195 мең сум күләмендә түләнми.
- Контракт төзегән хәрби хезмәткәрләргә айлык акчалата түләү 204 мең сумнан башлана. Әлеге түләү күләме турыдан-туры хәрби исемгә, вазыйфа биләгән хезмәткә бәйле. Һәр очрак аерым карала. Тулаем алганда, контракт буенча хәрби хезмәткәрләргә 204-245 мең сум түләү каралган.
- Ташламалар һәм социаль гарантияләр күптөрле. Бу ташламалы ипотека шартларында торак сатып алу яки вакытлыча хезмәт торагы бирү. Хәрби медицина учреждениеләрендә бушлай дәвалау һәм тернәкләндерү. Шулай ук федераль бюджет хисабына тормышны һәм сәламәтлекне иминиятләштерү, ташламалы шартларда пенсиягә чыгу. Кредит, салым каникуллары. Иң хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның балаларына бюджет урыннарына вузга керү мөмкинлеге бирелә. Хәрби хезмәткәрләрнең балалары лагерьларга бушлай юлламалар белән тәэмин ителә. Контрактчының эш урыны саклана. Аерым гарантияләр һәм түләүләр РФ субъектлары тарафыннан каралган. Әйтик, Татарстан Хөкүмәте карары белән һәр балигъ булмаган балага 20 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнәчәк.
- Бу хезмәткә 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге ир-атлар барырга мөмкин. 60 яшьтән өлкәнрәк кандидатлар да карый ала. Мәсәлән, әгәр ир-атның бик кирәкле, ягъни дефицитлы, хәрби белгечлеге бар икән. Әлбәттә, медицина күрсәткечләре буенча таләпләргә туры килергә кирәк. Һәм мондый гражданнар буенча һәр очрак аерым карала һәм хәрби часть командирлары белән аерым фикер алышалар.
- Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр беренче чиратта район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр өчен телефоннар - 25338, 25335. Эш көннәрендә 8 дән 17 сәгатькә кадәр килергә мөмкин. Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу Казан пунктына турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон - 8 (843)2214452. Үзең белән төп документлар - паспорт һәм хәрби билет булырга тиеш. Өйдән чыкмыйча гына гариза бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталына кереп, "ихтыярый яки контрактник булу" хезмәтеннән файдаланырга кирәк. Гаризаны шулай ук Россия Оборона министрлыгы сайтында да рәсмиләштерергә мөмкин.