Әгерҗе районында журналистлар белән туры эфирда очрашу узачак

2023 елның 8 сентябре, җомга

8 сентябрь - журналистларның Халыкара теләктәшлек көне


8 сентябрьдә журналистларның Халыкара теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан "Радио Әгерҗе"да беренче тапкыр Әгерҗе районы журналистлары белән туры эфирда очрашу узачак.

Рәсми булмаган шартларда, чәй янында журналист һөнәре турында әңгәмә узачак.

Гадәттәгечә, ВК платформасында "Радио Агрыз" битендә онлайн режимында видеотрансляция алып барылачак. Башлана 12.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International