1 нче гимназиянең 4 нче сыйныф укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар

2023 елның 8 сентябре, җомга

Үз иминлегең өчен балаларга аеруча игътибарлы һәм тайпылышсыз юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.


Уку елы башлану белән, балалар һәм яшүсмерләр юл хәрәкәтендә актив катнашалар. Үз иминлегең өчен балаларга аеруча игътибарлы һәм тайпылышсыз юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Укучыларның белемнәрен ныгыту һәм гомумиләштерү максатыннан, 1нче гимназиянең 4 нче сыйныфында профилактик әңгәмә узды. Сыйныф сәгате барышында укучылар транспортта һәм юлда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Яр Чаллы шәһәрендә ТУ профилактикасы бүлеге начальнигы Шиабутдинова Ләйсәнә һәм ИКМО әйдәп баручы белгече Мәҗитова Ольга балаларны көндәлек тормышта юл хәрәкәте өлкәсендә белемнәрен кулланырга өйрәттеләр, юл хәрәкәте билгеләрен искә төшерделәр.

Велосипедлар һәм самокатлар - мәктәп укучыларының яраткан транспорты. Шуңа күрә балаларга самокатларны һәм велосипедларны имин файдалану кагыйдәләре, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтара торган элеметларны йөртү турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International