Әңгәмә барышында балалар аныклаучы сораулар бирделәр, шулай ук белемнәре белән уртаклаштылар.
3 нче мәктәптә беренче уку атнасында юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына профилактик әңгәмә узды. 4 сыйныф укучылары урамда, юлда һәм юл аша чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.
Әңгәмә барышында балалар аныклаучы сораулар бирделәр, шулай ук белемнәре белән уртаклаштылар.
Яр Чаллы шәһәрендә ТУ профилактикасы бүлеге начальнигы Шиабутдинова Ләйсәния һәм ИКМО әйдәп баручы белгече Мәҗитова Ольга балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, яктылыкны кире кайтара торган элементларның булу зарурлыгы һәм автомобильдә хәрәкәт иминлеге кагыйдәләре турында фикер алыштылар.