Әгерҗедә тагын сигез ишегалды төзекләндерелде

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Яңартылган ишегалды мәйданчыгын тантаналы ачу булды


«Безнең ишегалды» программасы кысаларында быел Әгерҗе шәһәрендә күп фатирлы йортлар территориясендә урнашкан сигез ишегалды төзекләндерелде. Татарстан Республикасы көнен һәм Әгерҗе шәһәренең 85 еллыгын бәйрәм итү көнендә Гагарин урамы, 12, 14 адресы буенча яңартылган ишегалды мәйданчыгын ачу тантанасы булды.

«Безнең ишегалды» программасы 2020 елдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тормышка ашырыла. Аңа кертелгән төп эшләр җиде пункт исәпләнә. Монда юлларны һәм тротуарларны төзекләндерү, эскәмияләр һәм чүп-чар җыю мәйданчыкларын урнаштыру, балалар җиһазлары булдыру, өлешчә яшелләндерү керә. Әлеге программа нигезендә 2020-2022 елларда Әгерҗе шәһәрендә егерме ишегалды территориясе тәртипкә китерелде.

2023 елда тагын сигез ишегалды төзекләндерелде. Бу йорт алды территорияләре: Әгерҗе шәһәрендә - Гагарин ур., 12, 14; Ометов ур., 1, 3; Завод ур., 47а, 47в, 47в; Кызыл Борда - Яшьләр ур., 3; Маркин ур., 26; Маркин ур., 37; Маркин ур., 38; Маркин ур., 21, 23.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International