Авыл халкын кооперативларга берләшергә чакыралар

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Әлегә ярдәм бар - файдаланыгыз


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре авыл җирлекләре башлыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты. Чараның максаты - авылда кече хуҗалыкларны үстерү, кулланучылар кооперативлары төзү, халыкны өстенлекле программаларда катнашуга җәлеп итү.

Соңгы ун елда Татарстанда терлекчелек, кошчылык, үсемлекчелек белән шөгыльләнергә, мини-фермалар, гаилә фермалары, кооперативлар төзергә ярдәм итә торган күпсанлы программалар эшләп килә. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре авыл җыеннарында, авыл хуҗалыгы тармагы буенча киңәшмәләрдә алар белән даими рәвештә таныштыралар.

Мәсәлән, мини-ферма 8 яки 5 сыерга төзелсә, кире кайтарылмый торган хөкүмәт ярдәмен 600 яки 300 мең сумга кадәр алырга мөмкин. Шарты - сыерларның баш санын биш ел дәвамында арттырмау һәм киметмәү. Бу программа безнең район халкы арасында иң популяры булса кирәк.

2016 елдан программа үз көченә кергәч, 43 мини-ферма төзелгән. Быел ике гаилә катнашырга теләк белдергән. Аларның берсе - Кадряковтан Самутовлар.

- Бездә һәрвакыт ике-өч сыердан ким түгел. Шуңа күрә ирем белән киңәшләштек тә, биш сыерга исәпләнгән мини-ферма төзү программасында катнашырга булдык. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән даими элемтәдә тордык. Программа турында сүз чыккач, беренче чиратта документлар җыю процедурасы куркыта. Монда бернинди дә катлаулы әйбер юк икән. Авыл җирлеге хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре зур ярдәм күрсәттеләр. Тиздән 300 мең сум күләмендә субсидия керәчәк, - ди Валентина.

Самутовлар ашлыкны сатып алалар. Ә печәнне үзләренең пай җирләреннән әзерлиләр. Моның өчен аларның кирәкле бөтен техникасы бар.

Иске Сляковтан Шайдавовлар гаиләсе өч ел элек бу программада катнашты һәм 200 мең сум күләмендә субсидия алды.
- Бездә даими эш урыны юк. Шуңа күрә гаиләнең төп кереме - сөт сатудан. Кече ферма төзүгә кадәр безнең җиде сыерыбыз бар иде. Субсидия алганнан соң, унга кадәр җиткерделәр. Былтыр трактор сатып алдык. Быел печәнне үзебез әзерләдек, - диде Алсу ханым.

Очрашуда компетенцияләр үзәге белгече Гөлнара Галимова соңгы елларда Татарстанда атлар саны артуын билгеләп үтте. Бигрәк тә татар токымыннан булган атлар белән кызыксынучылар күп.

Соңгы елларда безнең районда да ат «бизнесы» үсә башлады. Бу юнәлештә эшне Әгерҗедән Алла Салихова, Шаршададан Әлфирә Закирова, исенбай инвесторы Олег Бадерин алып бара. Статистика буенча, өч ел элек районда 128 ат исәпләнә иде. Хәзер алар 242.
Әгәр кемдер ат үрчетү белән шөгыльләнергә тели икән, белгечләр «Гаилә фермасы» программасында катнашырга киңәш итә. Шулай ук әлеге программа ярдәмендә кош-корт, сарык, кәҗә, балык үрчетү белән шөгыльләнергә, җиләк-җимеш культуралары үстерергә, Хөкүмәттән Субсидия 7 дән 20 миллион сумга кадәр күләмдә бирелә. Ит һәм сөт юнәлешен сайлап, эре мөгезле терлекләр үрчетү белән шөгыльләнсәң, 10-30 миллион сум күләмендә ярдәм каралган. Атларга килгәндә, алар кимендә 80 баш булырга тиеш.

- Әлбәттә, программаның үз шартлары бар. Документлар җыю, бизнес-план төзү процедурасыннан куркырга кирәкми. Без төрлечә ярдәм итәргә тырышабыз. Үзегезгә тәвәккәллек күрсәтергә кирәк, - диде Гөлнара Әсхәтовна.

 - Минем сарык үрчетү юнәлешендә эшлисем килә. Шуңа күрә программа белән танышу өчен махсус очрашуга килдем, - дип хәбәр итте Күләгәштән Олег Еленский.

Ул инде 30 сарык-ярка сатып алган. Эшмәкәр буларак теркәлде.

- Очрашуда кызыклы программалар турында сөйләделәр. Тик әлегә миңа уйларга кирәк. Яхшырак борылгач, нинди дә булса программада катнашу теләге бар, - диде Олег.

Ул сарыкчылыкта гына түгел, эре мөгезле терлекләр дә үстерергә уйлый.
Сүз уңаеннан: елдан-ел районда сарыклар да арта бара. Аларның саны 1372 гә җитте (узган ел - 1084). Кичкетаң авылыннан Тәлгать Муллануров, Күләгәштән Хәлим Ганиев - фермерлар, алар күпләп сарык үрчетү белән уңышлы шөгыльләнәләр.

Районда шәхси хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләр саны 4804 булса да, крестьян-фермер хуҗалыклары саны - 50дән артык, район халкы элеккечә хөкүмәт программаларында пассив катнаша.

- Моның сәбәпләре күп, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин. “Агростартап” программасын гына алыйк. Конкурс шартлары буенча үз җирләрен, техникасын, балларын туплау җиңелрәк. Мәсәлән, дәүләт 3 миллион сум ярдәм бүлеп бирсә, аларның 10 проценты фермерныкы булырга тиеш. Сөт юнәлешен сайлаганда баллар югарырак куела, ә ат үрчетү - түбәнрәк. Әгәр җир кишәрлеге арендада булса, баллар кими. Җиһазлары һәм өч берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы булган дәгъвачылар комиссия тарафыннан югары бәяләнә. Кыскасы, барлык теләүчеләр белән индивидуаль эшләргә кирәк. Нюанслар җитәрлек.

Киңәшмәдә шулай ук авылда кече хуҗалыкларны, гаилә фермаларын үстерүнең төп ноктасы кооперативлар төзү булырга тиешлеген искәртте.

- Авыл халкы бик тырышып терлек, яшелчә үстерә һәм нәтиҗәдә аларны арзан бәядән сатып алучыларга җибәрәләр. Ә сатудан кергән табыш чыгымнарны каплауга гына җитә. Кооперативларга берләшеп, алар үзләре чимал җитештерә, эшкәртеп сата алалар, - дип билгеләп үттеләр Казан белгечләре.

Безнең районда да кооперативлар бар, әмма алар, кызганычка каршы, әлеге схема буенча эшләмиләр. Бәлки, бу очрашудан кемдер берләшү юлы белән бергә җайга салынган эш турындагы уй белән киткәндер.

Белешмә:
Әгәр дә сез кече хуҗалыкларны үстерү программаларында катнашырга теләсәгез, район авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итегез. Телефон - 22404.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International