2023 елның 17 августыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 16.08.1341 номерлы карары нигезендә юридик затларга Федераль ресурста (юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм икътисадый эшчәнлекнең башка субъектлары эшчәнлеге фактлары турында юридик әһәмиятле белешмәләрнең бердәм федераль реестрын) лицензияне алу, туктатып тору, яңадан рәсмиләштерү, бетерү яки туктату турында белешмәләр урнаштырырга кирәкми. Сүз "Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында" 04.05.2011 № 99-ФЗ Федераль закон нигезендә бирелгән рөхсәтләр турында бара.
Әлеге хокук 2030 елга кадәр гамәлдә.
Татарстан Республикасы Әгерҗе районы прокуратурасы.