Татарстан Росреестры тарафыннан 1800 гектар мәйданда 14 мең җир кишәрлеге төшерелгән.
Очышлар республиканың Казан, Биектау, Яшел Үзән, Югары Ослан, Питрәч, Алексеевск, Чистай, Мамадыш районнары өстеннән үткәрелде. Барлыгы 2023 елда 72 очыш булган.
Аэрфотосурәтләр нәтиҗәләре буенча Бердәм электрон картография нигезен тутыру, җир законнарын бозуларны ачыклау, шулай ук реестр хаталарын төзәтү өчен кулланыла торган ортофотопланнар әзерләнәчәк. Татарстан Росреестрында хәбәр итүләренчә, 40 минутка якын дәвам иткән бер очыш өчен пилотсыз очу аппараты 1,5 меңнән артык югары сыйфатлы фоторәсемнәр башкара. Эшкәртүдән соң алар пространстволы мәгълүматлар федераль фондына (ФФПД) тапшырыла һәм барлык кызыксынучы затларга да мөмкин була башлый.
«Заманча дистанцион технологияләрне куллану җир кишәрлекләрен тикшерүнең традицион ысулларыннан күпкә нәтиҗәлерәк, чөнки зур территорияләрне тикшерергә генә түгел, ә контроль - керү чикләнгән яки бөтенләй булмаган җир кишәрлекләренә карата күзәтчелек чаралары үткәрергә дә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта җир законнарын бозуның ачыклануы ике тапкырга арта, - дип аңлатты Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Дмитрий Лунегов.
Ел ахырына кадәр Татарстанның Росреестры тарафыннан тагын 400 гектар җирне тикшерү планлаштырылган.