Әгерҗедә СВО сугышчыларына ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе узачак

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Чара 16 сентябрьдә булачак


Әгерҗе шәһәре Мәдәният сараенда мәктәп укучылары өчен "Җәй-2023" хәйрия бию кичәсе оештырылачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Чара 16 сентябрьдә 19:00дән 21.00гә кадәр узачак. Программада уеннар, конкурслар, мастер-класслар һәм дискотека планлаштырылган.

Билетларны сатудан алынган акчалар СВО катнашучы якташларына ярдәмгә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International