Өлкән яшьтәге иң яхшы йөртүче ачыкланачак
15 сентябрьдә Әгерҗедә "Автобабай-2023" бәйгесе узачак. Аның кысаларында өлкән яшьтәге иң яхшы йөртүче ачыкланачак.
Конкурс өлкән яшьтәге затларны халык арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен камилләштерү максатында уздырыла.
Ярышлар ике этапта узачак. I этап Әгерҗе шәһәре, Карл Маркс урамы, 123 адресы буенча (ЮХИДИ бүлекчәсе бинасында), II этап - Лесопильная урамы, 29б адресы буенча автодромда узачак.
Катнашучыларга таләпләр: 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, машина йөртү таныклыгы һәм шәхси кулланылышта җиңел автомобиль.
Теркәлү 15 сентябрьдә 09.00 сәгатьтә Әгерҗе районы ЮХИДИ бинасында узачак.