Әгерҗе районында җылыту сезоны башлана

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Җылылыкны сынау аварияләрсез узды


Әгерҗедә җылыны сынау штатлы рәвештә һәм авариясез үтте. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

15 сентябрьдән Әгерҗе районында җылыту сезоны башлана.

"Төзелеш идарәсе" МУП бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешма булып тора


"Өстенлекле тәртиптә җылыга социаль әһәмияткә ия объектларны, аннары торак йортларны тоташтыра башлаячаклар. Шулай ук ГВС врезкасы буенча да эш дәвам итә. Күпфатирлы йортлар буенча тулырак мәгълүматны идарәче компаниядә 2 50 90 телефоны буенча алырга мөмкин", - диелә хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International