Әгерҗе халкы “Халык участковые” тавыш бирүдә катнаша

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Тавыш бирү ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында уза


11 сентябрьдә алтынчы тапкыр «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсы старт алды. Иң яхшы участковыйны гражданнар үзләре сайлый.

Конкурсантларны район дәрәҗәсендә сайлап алу 11-20 сентябрьдә уза.

Беренче этапка Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге тарафыннан ике кандидат тәкъдим ителде. Бу полициянең өлкән участок вәкиле полиция капитаны Александр ТРУСОВ һәм полициянең өлкән участок вәкиле полиция майоры Айдар АХМЕТШИН.

Тавыш бирү ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында сылтама буенча уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International