«Үсеш ноктасы» - мәгариф үзәкләренең федераль челтәре
13 сентябрь көнне Кичкетаң һәм Кучук мәктәпләре базасында “Мәгариф” милли проекты кысаларында табигый-фәнни һәм технологик юнәлешендәге “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре ачылачак.
“Үсеш ноктасы” үзәге гомуммәдәни кыйммәтләрне, цифрлы грамоталылыкны, шахмат белемен, проект эшчәнлеген, балаларның һәм педагогларның иҗади социаль мөмкинлекләрен үстерү өчен мөһим.
Үзәктә "Биология", "Химия", "Физика" һәм "Технология" предметлары буенча гомуми белем бирү программаларын гына түгел, ә робот техникасы, шахмат белеме һәм дәрестән тыш эшчәнлек буенча өстәмә белем бирү программаларын да гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Районның Мәгариф идарәсе начальнигы Васили Сафиуллина сүзләренә караганда, җиһазларны яңартырга, ә укытучыларга, табигый фәннәр буенча, белем бирү программаларын үзгәртергә кирәк.
"Районда тагын ике "Үсеш ноктасы" ачу белем бирү профилен үзгәртергә һәм бу фәннәр буенча белем бирү сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләде ул.
"Үсеш ноктасы" - цифрлы, табигый, техник һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләренең федераль челтәре. Үзәкләр 60 мең кешегә кадәр исәпләнгән кече шәһәрләрнең авыл мәктәпләре һәм гомуми белем бирү учреждениеләре базасында төзелә.
“Мәгариф” милли проекты 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Бу чорда аны үтәү өчен Татарстанда 12,5 млрд сум акча җибәрелде, шул исәптән 10,5 млрд сум - федераль бюджеттан. Бу акчаларга авыл җирлегендә «Үсеш ноктасы» 253 үзәкне дә кертеп, 437 яңа объект төзелде.