Сыйфатсыз товарны кире кайтару алгоритмы

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Күп кенә кулланучыларга сатып алынган товарны сыйфатсыз булу сәбәпле кирекайтарырга туры килә. Кулланучыларның сыйфатсыз товарны кире кайтару хокукы07.02.1992 елның  2300-I номерлы “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы  РФ Законының 18 статьясында язылган (алга таба - Закон). Әгәр дә сез сыйфатсыз товарнысатып алу урыны буенча кире кайтарырга тиеш булсагыз, иң беренче чираттатүбәндәгеләрне ачыкларга тиеш:

1. Товар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керәме?

2. Сыйфатсыз товар өчен гарантия вакыты беткәнме, юкмы, бәлки гарантия вакытыбөтенләй булмагандыр?

Бу гамәлдәге законнарны исәпкә алып, сезнең эш эзлеклелегегезне планлаштыру өченкирәк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориальорганы белгечләре кулланучыларга сыйфатсыз товарны кибеткә кайтарганда гамәлләралгоритмын тәкъдим итә:

1. Ике экземплярда язма рәвештә дәгъва төзергә, анда сатып алу-сату килешүен өзү һәмакчаны законның 18 статьясы нигезендә кайтару турындагы таләпләрне күрсәтергә.

2. Товарны сатып алу урыны буенча дәгъва белдерергә, дәгъваның күчермәсенә кибеттәаны тапшыру турында билге куюны һәм сыйфатсыз товарны сатучыга тапшыруны таләпитәргә.

3. Законның 18 статьясының 5 пункты нигезендә сатучы сездән товарны кабул итәргә һәмкирәк булганда 10 көн эчендә товарның сыйфатын тикшерергә һәм акчаны кирекайтарырга тиеш.

Әмма практикада бу бары тик сыйфатсыз кием, җиһазлар һәм техникадан башкатоварларны кайтарылганда гына була. Сыйфатсыз техниканы кире кайтарганда, сатучыларкулланучыларны сыйфатсыз товарны үзләре сервис үзәгенә алып барырга һәм андасыйфатны тикшерергә мәҗбүр итәләр. Бу процедурадан соң гына кибетләркулланучылардан сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару турындагы дәгъваларныкабул итәргә карар итәләр. Кибетләрдә сатучыларның бу таләбе законсыз. Һәрхәлдә, сыйфатны тикшергәнче, кибеттә дәгъваны кабул итәргә кирәк, ә аннан соң гына кибетсездән товарны сервис үзәгенә китерүегезне сорый ала.

Сервис үзәгенә килгәч, уяу булыгыз. Товарны сыйфатны тикшерү өчен тапшырганда, квитанцияләрдә сезнең товарның ремонт өчен түгел, ә сыйфатны тикшерү өчен бирелүенкүрсәтүне күзәтегез. Моннан тыш, сервис үзәге хезмәткәренең квитанциядә нәрсәтутырганын игътибар белән укыгыз һәм аннары гына, әгәр дә сез барысы белән дә риза булсагыз, документка кул куегыз. Квитанция тутырылганнан соң, сезгә квитанциянеңкүчермәсен күрсәтүне таләп итегез.

Күп кенә кулланучылар үз техникаларын сыйфатны тикшерү өчен сервис үзәкләренәтапшыралар, чөнки сыйфатны тикшерү вакытында сервис үзәге хезмәткәрләрекулланучыны техниканы дөрес кулланмауда гаепләү өчен, кулланучыны киләчәктә товар сыйфатына карата нинди дә булса дәгъвалар белдерү хокукыннан мәхрүм итү өчен, техника белән теләсә нәрсә эшли ала.

Бу хакта борчылмас өчен, кулланучы сыйфатны тикшергәндә катнаша ала. Моның өчендәгъва һәм квитанциядә товарның сыйфатын тикшергәндә катнашырга теләвегез турындамәгълүмат күрсәтергә кирәк. Моннан тыш, техниканы сыйфатны тикшерүгә тапшырыралдыннан, квитанциядә сервис үзәге хезмәткәре эксплуатациянең барлык күренеп торганэзләрен теркәп куярга тиеш: тырналулар, ышкылулар, коррозия эзләре, бәрелү эзләре, тишекләр һ. б. Бу очракта, мәсәлән, телефон яки компьютерның дөрес эшләмәве турындадәлилләрне уйлап чыгару шактый авыр булачак. Өстәвенә, кулланучы сыйфатны тикшерүнәтиҗәләре белән килешмәсә, товарны һәрвакыт бәйсез эксперт үзәгенә экспертизагатапшырырга мөмкин һәм әгәр экспертиза җитештерү кимчелекләре булу һәм товарныэксплуатацияләү, саклау яки транспортлау кагыйдәләрен бозу фактларын ачыкласа, кулланучы үзенең бозылган хокукларын кире кайтара алачак.

Гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә, кибет 10 көн эчендә сыйфатны тикшерергә һәмакчаны кире кайтарырга тиеш (законның 22 маддәсе). Кулланучы товарның сыйфатынтикшерүдә катнашырга хокуклы (законның 18 статьясындагы 5 пунктының 2 абзацы).

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International