Белгечләр янгын сәбәпләрен ачыклый
Әгерҗедә янгында ике кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
Бүген иртән бер катлы агач йортта янгын турында хәбәр алынды. Йорт җиде фатирга исәпләнгән, шуларның икесендә генә яшәгәннәр.
Урынга килгән ПСЧ-101 коткару бүлеге хезмәткәрләре ике һәлак булучының гәүдәсен тапкан.
Янгын мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән. Белгечләр янгын сәбәпләрен ачыклый.
Фото: МЧС