Ярминкә 7 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр узачак
16 сентябрьдә иртәнге 7дән 11 гә кадәр Әгерҗедә беренче көзге ярминкә узачак. Сәүдә ике мәйданчыкта: район мәдәният йорты һәм район хакимияте бинасы каршында алып барылачак.
Арпа, бодай, бәрәңге, ит, сөт һәм сөт продуктлары, бал, яңа тотылган балык һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең башка төрләре сатылачак.
Үз продукциясен шулай ук тәкъдим итәчәкләр:
Азевскийлар
Бима
Девәтернә
Иж-Бубый
Кучуковское
Кадрәковское
Иске Чеалдинское
Кичкетаң
Шаршады
Крындинское
Яңа Бизәкә авыл җирлекләре.