14 сентябрьдән биоресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» балалар эшләнмәләре бәйгесен игълан итә. Чара үсеп килүче буында экологик аңны формалаштыру, иҗади һәм иҗтимагый-агарту эшчәнлегенә җәлеп итү аша республиканың сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы яный торган үсемлек һәм хайван төрләрен саклау белән кызыксынуны үстерү максатларында уза.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм республика мәгариф учреждениеләре укучылары, шулай ук сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша ала. Аларның эш геройлары Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр, гөмбәләр һәм хайваннар булырга мөмкин.
Яшь конкурсантларга төрле техникада эшләргә, экологик грамоталылык, сәнгатьлелек һәм идеянең оригинальлеген күрсәтергә кирәк. Ә эш атамасы кызыл китап үсемлекләренең, гөмбәнең яки хайванның исемен үз эченә алырга тиеш.
Эшләр 6 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8(843)211-68-62 телефоны буенча ачыкларга була.