Чара 16 сентябрьдә булачак
Әгерҗе шәһәре Мәдәният сараенда мәктәп укучылары өчен "Җәй-2023" хәйрия бию кичәсе оештырылачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Чара 16 сентябрьдә 19:00дән 21.00гә кадәр узачак. Программада уеннар, конкурслар, мастер-класслар һәм дискотека планлаштырылган.
Билетларны сатудан алынган акчалар СВО катнашучы якташларына ярдәмгә тапшырылачак.