Безнең районнан Кучук, Азев мәктәпләре һәм Сарсак-Омга лицее катнаша
16 сентябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында мәгариф оешмаларының авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгати кәсепләре ярминкәсе узачак.
Әгерҗе районы мәгариф идарәсе анда катнаша.
Безнең районнан Кучук, Азев мәктәпләре һәм Сарсак-Омга лицейлары катнаша. Һәр мәктәп үз продукциясен тәкъдим итеп кенә калмый, бәлки үзенчәлекле булуын да күрсәтә, килүчеләргә иҗади номерлар әзерли.