Старт иртәгә үк биреләчәк.
600 үсенте шәһәрдә район җитәкчелеге инициативасы белән утыртылачак. Бер ай дәвамында көненә 30 агач утырту бурычы тора, дип хәбәр итә район хакимияте матбугат хезмәте.
Болар - миләш, нарат, чыршы һәм юкә үсентеләре. Старт 19 сентябрьдән биреләчәк.
Болар барысы да "Урманны саклыйк" экология акциясе кысаларында узачак.
Белешмә өчен. Беренче тапкыр “Урманны саклыйк” бөтенроссия акциясе илдә 2019 елда үткәрелде. Экологик инициатива хаклы рәвештә Россиядә иң зурлардан санала башлады.