63 яшьлек ир-ат ятьмә белән законсыз балык тоткан

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Автомобильне тикшергәндә 97500 сумлык балык табылган һәм алынган

Әгерҗе районы прокуратурасы законсыз балык тотуда гаепле 63 яшьлек Ижау кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. 

16 майда гаепләнүченең Красный бор янындагы Кама елгасында ятьмә белән законсыз балык тотуы ачыкланган. Өйгә кайтканда браконьерны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Автомобильне тикшергәндә 97500 сумлык балык табылган һәм алынган. Ир-ат үз гаебен таныган һәм зыянны каплаган. Суд аңа дәүләт кеременә 5 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. 

Суд карары законлы көченә керде. 

Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International