Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән
Агымдагы елның 20 сентябрендә 10.30 сәгатьтә район мәдәният йорты залында дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советының XXI чираттан тыш утырышы узачак. Бу хакта Әгерҗе муниципаль районы Советының Орготдел хәбәр итә.
Көн тәртибенә 3 сорау кертелгән:
Галимә апа
1. Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.
2. Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгын сайлау турында.
3.Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкару турында.
Билгеләп үтелгәнчә, утырышка район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре, иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.