Дәреснең һәр тыңлаучысы юлларда гади, әмма мөһим кагыйдәләр турында искә төшерә алачак
Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында Бөтенроссия ачык дәресенең онлайн-трансляциясе 19 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан ЮИДында.
Дәреснең һәр тыңлаучысы юлларда гади, әмма мөһим кагыйдәләр турында искә төшерә алачак.
Дәрестә “Яшь хәрәкәт инспекторлары” БДД пропагандалау буенча Бөтенроссия иҗтимагый балалар-яшүсмерләр оешмасы рәисе Валентина Кульбицкая, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Олег Понарьин һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Юлия Костыряченко чыгыш ясаячак.
Дәрескә сылтама буенча кушылырга мөмкин.