«Радио Агрыз»да «Минем депутат» проекты дәвам итә
"Радио Агрыз"да (FM106.6) "Минем депутат" дигән яңа проект дәвам итә. Шәһәр Советы депутатлары Туры эфир барышында халык сорауларына җавап бирә.
21 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Советының 11 нче сайлау округыннан депутаты Рөстәм Разилевич Гобәйдуллин (Әгерҗе шәһәре, Гоголь урамы, Октябрь урамы, 1, 2, 3, 5 йортлар) халык белән турыдан-туры эфирда аралашачак.
Сораулар алдан 2-12-20 һәм 89625731463 телефоннары буенча кабул ителә, дип билгеләп үтелә.