Бүген Әгерҗе районында муниципалитет башлыгы сайланачак

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән


Бүген 10.30 сәгатьтә район мәдәният йорты залында дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советының XXI чираттан тыш утырышы башлана. Бу хакта Әгерҗе муниципаль районы Советының Орготдел хәбәр итә.

Көн тәртибенә 3 сорау кертелгән:
Галимә апа
1. Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.
2. Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгын сайлау турында.
3.Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкару турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International