"Бүген минем иң бәхетле көннәремнең берсе."
Әгерҗе районында Садыйк Кулышев урамында тиздән өй туйлары узачак. Биредә дәүләт программасы кысаларында ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен ун йорт төзелгән. Бу йортларның һәркайсының мәйданы 33 квадрат метр. Участок - ун сотый. Барлык эчке эшләр башкарыла. Газ плитәсе, унитаз-ванна, сантехника күрсәтелгән.
Бүген Софья Сунцова Казан кунаклары һәм район җитәкчесе кулыннан яңа йорттан ачкычлар алды.
Софья Крындада Минегөл Гәрәева гаиләсендә тәрбияләнгән. Сәүдә-икътисад техникумын тәмамлый. Хәзерге вакытта Ижауда эшли.
Бүген минем иң бәхетле көннәремнең берсе. Кечкенәдән үк шәхси йортта яшәү хыялым иде. Мин бакчада эшләргә яратам. Яңа урамда беренче йортым, киләчәктә ул һичшиксез чәчәкләргә күмеләчәк, - дип ышандырды Софья.