«Радио Агрыз»да «Минем депутат» проекты дәвам итә
"Радио Агрыз"да (FM106.6) "Минем депутат" дигән яңа проект дәвам итә. Шәһәр Советы депутатлары Туры эфир барышында халык сорауларына җавап бирә.
Бүген - 21 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Советы депутаты Рөстәм Разил улы Гобәйдуллин (Әгерҗе шәһәре, Гоголь урамы, Октябрь урамы, 1, 2, 3, 5 нче йортлар) халык белән турыдан-туры эфирда аралашачак.
Сораулар алдан 2-12-20 һәм 89625731463 телефоннары буенча кабул ителә, дип билгеләп үтелә.