Татарстан Росреестры җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча туры эфир уздырачак

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Трансляциягә Вконтакте ведомствосының рәсми төркемендә (https://vk.com/rosreestr16) 22 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә кушылырга мөмкин булачак.

Аны үткәрү вакытында дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Сергей Бахматов гражданнардан керә торган иң популяр сорауларга җавап бирәчәк, атап әйткәндә:


- Нинди җир бәхәсләре туганда Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итәргә мөмкин?

- Кергән гариза нинди срокларда каралырга тиеш?

- Үзеңнең җир кишәрлеген күршеңнең "һөҗүм итүеннән" ничек сакларга?

- Әгәр дә сез мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү алган булсагыз, нишләргә?

Әгәр бу тема буенча сорауларыгыз бар икән, сез аларны хәзер үк безгә мессенджерга җибәрә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International