Әгерҗедә аек булмаган машина йөртү өчен хөкем ителүченең автомобилен конфискацияләгәннәр

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районы прокуратурасы 32 яшьлек җирле яшәүчегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир-атны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 нче өлеше белән каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты (исерек хәлдә булган затның кабат автомобиле белән идарә итү).

Судта ачыкланганча, 2023 елның 17 июлендә хөкем ителүче исерек килеш ВАЗ-21150 автомобиле белән идарә иткән. Терси авылында Луговой урамында транспорт чарасын полиция хезмәткәрләре туктатты. Ачыкланганча, элегрәк ир-ат аек булмаган машина йөртү өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Гаепләнүче үз гаебен таныган.  Суд аңа 2 елга һәм 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән. Моннан тыш, җинаять кылу чарасы буларак автомобиль дәүләт милкенә конфискацияләнгән.

Суд хөкеме законлы көченә кермәде.

Татарстан Республикасы Әгерҗе районы прокуратурасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International