24 сентябрьдә киң күләмле спорт ярышы узачак
Башкарма комитет Әгерҗедә спорт чарасын үткәрүгә бәйле рәвештә хәрәкәт чикләнәчәге турында хәбәр итә.
Бу якшәмбедә, 24 сентябрьдә, чаңгы-роллер спринты үткәрелү сәбәпле, 6.00дән 16.00гә кадәр Маркс урамы светофордан (Саетов чатында) светофорга (Пушкин чатында) кадәр ябылачак.
Вакытлы чикләүләргә аңлап каравыгызны һәм үз маршрутыгызны алдан планлаштыруыгызны сорыйбыз.