Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы тагын кыйммәтләнде

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Иң аз үзгәргәне — АИ-98 бәясе, ул 36 тиенгә яки 65,49 сумга күтәрелгән

Татарстанда барлык маркадагы бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр чираттагы мәртәбә артты. 11-17 сентябрь көннәрендә төбәкләр буенча статистиканы «Росстат» Федераль дәүләт статистикасы хезмәте бирә.

Мәсәлән, атна эчендә дизель ягулыгының бәясе 58,77 сумнан 59,77 сумга кадәр күтәрелгән. АИ-92 бензины 42 тиенгә артып, 51,92 сум; АИ-95 — 40 тиенгә артып, 18 сентябрьдә 54,03 сум тәшкил иткән.

Иң аз үзгәргәне — АИ-98 бәясе, ул 36 тиенгә яки 65,49 сумга күтәрелгән.

Шулай да Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгына уртача бәяләр Идел буе федераль округында иң арзаннардан санала. Татарстаннан бары тик Башкортстан гына алда бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International