СССРның атказанган спорт мастеры Тамара Тихонова Әгерҗе суперспринты турында: «Иң мөһиме - үзеңне җиңү!»

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Спорт легендасы узышларда мактаулы кунак сыйфатында катнашты


Ике тапкыр Олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы, күп тапкырлар чаңгы узышлары буенча СССР чемпионы, Әгерҗе шәһәрендә СССРның атказанган спорт мастеры Тамара Ивановна Тихонова чаңгы-жероллерлар буенча суперспринт кебек спорт чараларының мөһимлеген билгеләп үтте.

Спорт легендасы Әгерҗе шәһәренең 85 еллыгы уңаеннан суперспринтта катнашты.

"Минем өчен һәр ярыш - ул спорт бәйрәме. Иң мөһиме - үзеңне җиңү! Сезнең арада да иң көчлесе җиңсен", - дип теләде ул ярышларда катнашучыларга.

Видеоны карарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International