Паркта зур артобъект урнаштырылган
Әгерҗе районы ТР Дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсендә Ленин паркын төзекләндерү проектын уңышлы яклаганнан соң, биредә төзелеш эшләренә старт бирелде.
Ташландык паркны төзекләндерү идеясен гамәлгә ашыру өчен күп көч куйган Иҗтимагый совет рәисе Александр Лапшин кунакларны һәм район җитәкчеләрен Әгерҗелеләр заманча ял итү урыны белән таныштырды.
- Бу урында 1960 елга кадәр Ленин клубы эшләде. 80 нче елларда бинаны җимергәннән соң, кызганычка каршы, бу территория ташландык хәлдә иде, - дип хәбәр итте ул.
Ә хәзер Ленин паркы танымаслык булып үзгәрде. Монда брусчаткадан сукмак салынган, яктырткычлар, эскәмияләр, урналар куелган, йөз еллык агачлар матур итеп киселгән. Этләр йөртү өчен мәйданчык булдырылды. Дүрт аяклы дус хуҗалары җитәкчеләргә үтенечләрен ишеткәннәре өчен рәхмәт әйттеләр. Ә җитәкчеләр, үз чиратларында, бу мәйданчыкта башка уңайлыклар булдыруны дәвам итәргә кирәк, дигән фикергә килделәр.
Паркта иҗат белән шөгыльләнүчеләр өчен дә мөмкинлекләр бар. Әгерҗе сәнгать мәктәбе укучылары бирегә рәсем дәресенә чыга башладылар. Аларның кайберләре бу көнне 1924 елда төзелгән парк белән янәшә су манарасы ясаган, кемдер йортлар, әйләнә-тирәләр җыйган.
Тагын бер яңалык: паркта шәһәр тарихына багышланган зур артобъект урнаштырылган. Димәк, монда балалар һәм оныклар белән килергә һәм алар белән үткәннәргә мавыктыргыч экскурс ясарга мөмкин.
- Безнең тагын бер матур хыялыбыз бар. Парк янында музей төзелүен телибез, - диде Александр Лапшин.