Әгерҗе шәһәрендә студентлар өчен тулай торакны ремонтлау дәвам итәчәк

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Калган катлар да заманча төс алачак.


Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы директоры Илшат Гайнетдинов җитәкчеләрне тулай торактагы төзелеш эшләренең барышы белән таныштырды.

1970 елда сафка кергән бинада моңа кадәр бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Быел база эш бирүчеләренең кадрлар ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен төзелә торган ресурс үзәкләренә капремонт программасы кысаларында тулай торакның түбәсенә ремонт ясалды, фасад башкарылды, тәрәзәләр, электр хуҗалыгы алыштырылды, инженерлык челтәрләре тәртипкә китерелде. 

Бүгенгә бишенче кат тулысынча ремонтланган. Бүлмәләр заманча кыяфәткә кергән, душ, яңа санузеллар төзекләндерелгән, кухня җиһазландырылган.

- Ремонт эшләре дәвам итә. Якын арада калган катлар да заманча төс алачак, - диде Илшат Салихович.

Җитәкчеләр 95 еллык бай тарихы булган көллиятнең уку корпусында булдылар. Биредә Илшат Гайнетдинов җитәкчеләрне үткән һәм хәзерге уку йорты, студентларның уңышлары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International